Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Утарда күркә инкубаторы ачылышы тантанасы

Бүген “Бранко Рус” җәмгыяте тарафыннан районыныбызның Түбән Утар авылы янында төзелгән күркә инкубаторы ачылды.

Бүген “Бранко Рус” җәмгыяте тарафыннан  районыныбызның Түбән Утар  авылы  янында төзелгән күркә инкубаторы  ачылды. Тантанада  “Бранко Рус” компаниясен гамәлгә  куючылар Хорват Владимир, Хорват Марек (Словакия), Мәскәү халыкара икътисадый хезмәттәшлек банкының Словакия  вәкиле Станислав Вавак, халыкара технологик  үсеш  фонды генераль директоры Вадим Куликов, “Бранко Рус” җәмгыяте генераль директоры Искәндәр Гәрәев, Татарстан  авыл  хуҗалыгы һәм  азык- төлек министры Азат Җаббаров, сәнәгать һәм  сәүдә министры  урынбасары Сергей Этус, район  башлыгы  Рәис Миңнеханов, шулай ук Россиядәге инкубатор  җитәкчеләре һәм башкалар  катнашты.  Инкубатор беренче этапта айга 116 мең йомыркадан   күркә  чыгаруга исәпләнгән. Алга таба җитештерүне ике тапкыр  арттыру һәм ана  күркәләр тоту  өчен 6  ферма   төзү планлаштырыла. Проект  кураторы Дмитрий Коровин әйткәнчә, төзелешнең гомуми бәясе 3 миллион  евро  тәшкил итә һәм тотылган  чыгымнар 5  елда  капланырга тиеш.  Инкубатор 29 кешегә эш урыны бирер дип  көтелә һәм һәрберсе 120  миллион сумга төшәчәк 6  ферма  сафка басканнан   соң гомуми персонал  саны 150гә  кадәр җитәчәк. “Хәзерге  вакытта Татарстанда   күркә  үстерү белән 16 предприятие   шөгыльләнә. Түбән Утарда заманча инкубаторның эшли башлавы җитештерүчеләр эшчәнлегенә  уңай  йогынты  ясарга тиеш. Зур плюс шунда: йомыркалар  кайтарту  буенча логистика мәсьәләләре  хәл ителә. 2022 ел йомгаклары  буенча республикага 1200 мең   күркә йомыркасы  кайтарылды”,– диде  Азат Җаббаров.

Тантаналы  ачылыштан  соң инкубатор белән танышу булды.

Тулырак район газетасында  укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев