Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тургай” приютында “пожар чыкты”, балалар коткарылды

Саба районында эвакуация өйрәнүләре

 

 

   

 

   Россиядә  социаль  учреждениеләр (нигездә  картлар  йортлары)   януы инде очраклы хәлгә  түгел,  закончалыклы   күренешкә  әйләнде. Мисалга, 2022 елның 23 декабрендә Кемероводагы шәхси приютта чыккан  янгында 22 кешенең гомере  өзелгән. Монысы соңгысы булып  калсын  иде. Утны  сүндерүгә караганда булдырмый  калуы  җиңелрәк икәнен һәркем аңлый. Шул  ук  вакытта янгын  вакытында  эвакуация  тәртипләрен дә һәрчак белеп  тору  кирәк. Кечкенә генә шырпы да кулны пешерә  ала. Очкыннан  ялкын  кабына икән, күбрәк эвакуациягә  өйрәтелмәгәннәр  каушап   кала.  Шул  максаттан район янгын сүндерүчеләре “Тургай” социаль приютында янгын-тактик өйрәнүләре үткәрде. Янгын бинаның  подвалында чыккан дип табылды, шул уңайдан  кешеләр эвакуацияләнде. Автомат янгын сигнализациясе эшли башлауга персонал балаларны бинадан  алып чыкты. Шулай  да бер хезмәткәрнең һәм ике баланы  җитмәве   билгеле булды. Аларны коткаручылар һәр бүлмәне  ачып  эзләде һәм  уттан  куркып ятак  астына  кереп  яшеренгән  җирләреннән  табып  алды. Икесенең дә башына сулыш  алуреспираторлы  шлемнар  киертелде. Хезмәткәрны  подвалга  аңсыз   килеш  алып  чыктылар һәм  “ашыгыч медицина  ярдәме  күрсәтүчеләргә тапшырдылар. “Өйрәнүнең шартлары утны  сүндерергә  Икшермә  аерым  посты, Түбән Шытсу,  Олы Кибәче  деполарыннан  машиналар, “Ашыгыч  ярдәм”, Шәмәрдәннән  коткаручылар   килде. Башка хезмәтләр дә  куелган   вазифаларын   оператив башкардылар. Персонал гадәттән тыш  шартларда үзен инструкциядә каралганча тотты. Кимчелекләр булмады”,– диде Саба  һәм Теләче районнары  буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы  Айнур Галимуллин.

Приют  директоры  урынбасары Гөлзадә Фәрхуллина әйтүенчә, учреждение янгыннан  саклану таләпләренә туры  китереп  реконструкцияләгән. Ике катлы бинада 33 утсүндергеч, 8  янгын  җиңсәсе  бар. Алар  төзек хәлдә тотыла. Балалар  килеп-китеп, алышынып торганлыктан, учреждениедә өйрәнүләрне  системалы   үткәрү   мөһим. “Укулар  һәрдаим  уздырыла. Балалар янгын вакытында нинди  схема буенча  барырга,  кайсы ишектән  чыгарга икәнлекләрен, бер-берләренә булышырга өйрәнәләр. Янгын  куркынычсылыгы буенча  җаваплы хезмәткәр  көн  саен территорияне  карап  чыга, ишекләр  ачыламы,  утсүндергечләр  урынындамы икәнлеген  тикшерә. Мондый күнегүләр  бик әһәмиятле һәм кирәк,  өйрәнүләр балаларда иминлек  күнекмәләрен барлыкка китерә”,– диде Гөлзадә Фәрхуллина.

 Саба  янгын  сүндерү часте начальнигы  Илдар  Закиров приютның эвакуация  чараларын үтәргә әзерлеген  уңай  бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев