Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тургай»да бергәләп авыз ачтылар

Рамазан аеның 21нче көнендә «Тургай» приютында Ифтар ашы узды.

 Приютның барлык хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә зур тырышлык куйдылар. Табын артында Рамазан аеның фазыйләтләре, изгелек кылу, мохтаҗларга ярдәм итү, туганлык хисләре турында да матур, үтемле фикерләр җиткерелде. Кунаклар арасында: дин әһеле Рафыйк хәзрәт, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз  Биккинин, приютта күп еллар эшләгән җитәкче Әнәс Сабитов, приют ветераннары, тәрбияләнүчеләр хезмәткәрләре бар иде. Тәрбияләнүчеләргә  Рамазан күчтәнәчләре дә таратылды. Изге гамәлләрен  Аллаһы Тәгалә кабул кылсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X