“Үстергән балаларыбызны югалтасы түгел иде...”
Сабада үскән, белем алган Артем Антонов махсус хәрби операциядә вафат булды
Артемны 12 яшьлек чагында Сабада яшәүче Рәйсә һәм Шамил Заһидулиннар 2005 елда Бөреле балалар йортыннан тәрбиягә алып алып кайталар. Ул 18 яше тулганчы шушы гаиләдә яши. Заһидулиннар кечкенәдән ятим калган балага барлык наз һәм йөрәк җылысын биреп үстерәләр. Ул мәктәптә белем ала, беркемнән дә ким һәм мохтаҗ булып үсми. Аннары Казанга барып урнаша, сәламәтлеге буенча армиядә хезмәт итмәгән булса да, махсус хәрби операция башлануга үз теләге белән контракт төзеп Украинага китә. Кызганычка каршы, хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Артем Алексеевич Чувашиянең Урмар районы Чирш-Сирма авылында җирләнә. Рәйсә ханымның әйтүенә караганда, аның әнисенең әти-бабалары шул якта күмелгән, ә әнисе Казанда җирләнгән.
“Артем бик кешелекле, керсез күңелле иде. Әрваларга дога кылганда башка милләттән булса да, аның әнисенең дә исемен атый идем. Моңа бик күңеле була иде, минем әнине искә алганыгыз өчен рәхмәт инде”,-дип куяр иде. Хәзер менә үзе дә әрвахлар исемлегенә керде... Артемны соңгы юлга озатырга туганнарыбыз белән бардык. Бик күп кеше килгән иде, Казаннан иптәшләре дә кайткан. Нишлисең, тәкъдирдән узмыш юк, шундый кыска гомерле булган инде... Бала хәсрәте күргән аналарга Аллаһ ярдәм бирсен. Үстергән балаларыбызны югалтасы түгел иде. Дөньялар тынычлансын, яуга киткәннәр дә туган йортларына исән-имин кайтсыннар иде дип көн-төн телибез”, -дип күңелендәгеләре белән уртаклашты Рәйсә ханым.
Артем Антоновның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлык телибез….
Фәридә Галимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев