Валерий Харламов истәлегенә хоккей турнирында “Мишәбаш”лар икенче, беренче кем?
Ватанны саклаучылар көнендә Лесхоздагы “Нарат” боз сараенда танылган хоккейчы, ике тапкыр Олимпия, 8 тапкыр дөнья чемпионы Валерий Харламов истәлегенә багышланган хоккей турниры булды.
Ватанны саклаучылар көнендә Лесхоздагы “Нарат” боз сараенда танылган хоккейчы, ике тапкыр Олимпия, 8 тапкыр дөнья чемпионы Валерий Харламов истәлегенә багышланган хоккей турниры булды. СССР җыелма командасы һөҗүмчесенең гомере 33 яшендә өзелә. Исән булса, быел аңа 75 яшь туласы иде.
Турнир “Ястреб” (Саба) һәм Лесхоз командаларының очрашуыннан башланды.Уен 11:1 исәбенә сабалыларның җиңүе белән тәмамланды. Иң яхшы уенчылар булып Илмир Әсәдуллин һәм Эдуард Насыйбуллин танылды. Аннары турнирны рәсми ачу тантанасы булды. Командаларны тәбрикләргә башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов һәм “Ак Барс” командасы һөҗүмчесе Михаил Глухов килде. “Һәркемгә спорт белән шөгыльләнергә тәкъдим итәм. Физик культура кешене чыныктыра, ихтыяр көче тәрбияли, Турнирда катнашучыларга имгәнүләрсез матур уен телим”,– диде хоккейчы үзенең чыгышында һәм районның “Тимерхан” командасында спорт осталары үстерүгә зур өлеш керткән Камил абый Галимҗановка “Ак Барс” командасы шарфын бүләк итте.
Турнирда 6 команда катнашты. Җиңүне эчке эшләр бүлеге, прокуратура хезмәткәрләреннән тупланган “Звезда” командасы яулады. Икенче урында – “Мишәбаш”, 3нче дә “Ястреб” командалары. Дүртенче урынны Иске Җөридән килгән хоккейчылар алды.
Турнирның спонсорлары – “Саба пластик тәрәзәләр” һәм “Биктау сөт комбинаты” җәмгыятьләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев