Ислам дине буенча, дога кабул була торган вакытлар (мәсәлән, төннең ахыргы өлеше, яңгыр яуганда) һәм урыннар (Гарәфәт үзәне, Сафа һәм Мәрвә таулары) бар.
Дога кабул була торган вакыт һәм урыннар:
- Фарыз намаз артыннан;
- Азан белән камәт арасында;
- Төннең ахыргы өлешендә;
- Яңгыр яуган вакытта;
- Җомга көненең икенде намазыннан алып, кояш баеганчыга хәтле булган вакыт аралыгында;
- Зәмзәм суын эчәр алдыннан;
- Нәфел намазларының сәҗдәсендә;
- Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә (Гарәфә көне) Гарәфәт үзәнендә;
- Кадер кичәсендә;
- Кыерсытылган кешенең кыерсыткан кешегә догасы;
- Әти-әнинең баласы өчен дога кылуы;
- Ураза тотучының кояш баю алдыннан дога кылуы;
- Гадел җитәкченең догасы;
- Хаҗ вакытында Сафа тавында;
- Хаҗ вакытында Мәрвә тавында;
- Хаҗ вакытында Муздәлифә үзәнендә;
- Сәфәрдә чакта;
- Рамазан аенда;
- Мөселманның кардәше өчен үзе юк вакытта дога кылуы;
- Авыр хәлдә калган калган чакта.
Алмаз хәзрәт Сафинның “Кабул булган дога” китабыннан алынды.
Нет комментариев