Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Виртуаль дөньяда сак булырга кирәк: Сабада кибер куркынычсызлык буенча дәресләр узды [+фото]

Татарстан мәктәпләрендә «Информатика: айтига керү һәм кибер куркынычсызлык» пилот проекты старт ала.

Татарстан мәктәпләрендә «Информатика: айтига керү һәм кибер куркынычсызлык" пилот проекты старт алды. Укыту программасын бөтен Россия буенча "Innostage" компаниясе башлап җибәрде, узган шимбәдә нәкъ менә Саба районы егет-кызлары беренче булып Интернетта үзләрен ничек сакларга кирәклеге турында теоретик һәм гамәли белем алды.

18 февраль көнне Саба урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Innostage" кибер куркынычсызлык академиясе белгечләре тарафыннан махсус дәрес узды. Дәресләрдә 7-10 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм педагоглар катнашты. Педагоглар укучыларга интернетта үзеңне дөрес тотмау аркасында үзеңә генә түгел, якыннарыңа да зыян килергә мөмкин булу турында сөйләде. Дәрес барышында куркынычсызлык өлкәсендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча фикер алышу да булды.

Проект "Innostage" академиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Саба районы администрациясе, «Цифрлы Россия» федераль партия проекты, «Бердәм Россия» партиясе, RRC ИТ-дистрибьюторы ярдәмендә Талантлар университеты белән берлектә оештырылды. 

"Әлеге дәресләр - Россиядә мәгълүмати куркынычсызлык культурасының бер өлеше. Укучылар көндәлек тормышта интернет-сервислардан куркынычсыз файдаланырга өйрәнәчәкләр. Шулай ук "Innostage" кибер куркынычсызлык академиясе профильле белгечләр әзерләү белән дә шөгыльләнә:  без үз курсларыбызны әзерлибез, белем бирү киберполигонын булдырдык, Татарстанда куркынычсызлык белән идарә итү вузара үзәген үстерәбез», - ди "Innostage" генераль директоры Айдар Гузаиров. 

Чврада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашып, үз чыгышында интернет белән кулланганда саклану чараларын күрү мөһимлеген ассызыклады. 

Дәресләр квиз уены белән тәмамланды, иң актив укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев