Волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы
Район яңалыклары

Волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы

23нче май көнне хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы тәмамланды. Бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов; Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев; ярышларның баш хөкемдары Алексей Игорь улы Овощников катнашты.

Саба муниципаль районы командасы икенче урынны яулады. Спортчыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев