“Халык участок вәкиле“ Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабы башланды. Безнең районнан әлеге бәйгегә Рөстәм Садриев һәм Марат Гатин тәкъдим ителде.
Бәйгедә катнашучылар өчен 20 сентябрьгә кадәр интернет аша тавыш бирү сорала. Моның өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтына керергә, “Халык участок вәкилен сайла“ баннерын табарга һәм үзебезнең участок вәкиле урнаштырылган фото астындагы “тавыш бирергә“ сүзенә басарга кирәк. Ахырда социаль челтәрләрдә авторизация үтү һәм “тавыш бирү“не раслау мөһим.


Нет комментариев