Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәрби авылына ялга кайтты

Үткән елларда Курсабаш авы­лы егете Руслан Фәсхиев белән гадәттә кыр эшләре вакытында басуда очраша идек. Бу юлы аны хәрби киемнән күрергә язган икән.

 Руслан 2022  елның  сентябрендә мо­билизацияләнеп, махсус хәрби операция (СВО) зонасына  кит­кән иде. Шушы   көн­нәрдә  аңа гаиләсе  янына ике  атналык ялга  кайту насыйп булды. Тор­мыш иптәше Миләүшә  аны былтыр ноябрь  аенда туган  кызы  Ясминә белән  каршы   алды.

“Әле ятсына, әтисен беренче тапкыр   күрә бит, ияләнмәгән. Әле тагын онытачак, түзәргә туры  килә  ин­де”, – ди Руслан.

Ул хәзерге  вакытта Луганс­ки­ның Сватово юнәле­шендә икен­­­че линия оборонада пу­ле­мет­­чы ярдәмчесе. Позывное –“Ре­­портер”.  Казанда ике ай ти­­­­рәсе хәр­би әзерлек  узганда  телефонга төшереп   йөргәне өчен “Репортер­мы әллә син?” ди­­­­гәннәр дә, шул  исем тагылып  калган. Аның белән  Шәмәрдән,  Төбәк  авыл­лары егетләре дә хез­мәт итә.

“Батальонда уннан артык Саба, Теләче районнарыннан  мо­би­ли­зацияләнүче бар. По­­­­зывнойлар белән  сөйләшкәч,  исем­­нәре дә онытыла. Әмма ту­ган­­нар  ши­­келле бер-беребезне ях­­шы аңлыйбыз.  Бездә ныклы сугышчан кардәшлек барлыкка килде”,– ди Руслан.

СВО зонасындагы шартлардан канәгать. Блиндажларда һәм окопларда торалар, ашарга  үзләре  пешерәләр.

Баштарак кыенлыклар булган. Снарядлар туктаусыз шартлап торгач, ризыкны барып алмыйча да яшәгәннәр.  

“Хәзер  күнектек  инде. Авылдан да артык  борчылмыйча,  елмаеп  чыгып  киттем. 2004-2006  елда  Абхазиядә чик буенда  хезмәт  иткәндә Кавказны  күрдем, хәзер Украина. Җирле халык белән мөнәсәбәтләр нигездә  яхшы. Икен­че линия оборонада баш  очыннан миналар, БПЛАлар очып үтә, алгы  сызык бездән 8 километр тирәсе. Кыскасы, нервларың тыныч, психологик яктан әзер булсаң, үз-үзеңне кулда тотарга өйрәнсәң, куркыныч барын  сизмисең дә кебек, – дип  сөйли Руслан Фәсхиев.

Ул гаиләсен, әнисен генә тү­гел, үзе  эшләгән  кырларын, уз­ган  ел утырган “Кировец” трак­­­торын  да  сагынган. Тыныч хезмәткә  сусаган  егет. Шулай да аңа 10  августта үзенең ба­тальонында булырга  кирәк.

“Бармыйча  калырга берничек тә  ярамый. Бу – катгый бурыч. Вөҗ­дан шулай  куша. Мине сугышчан дуслар көтеп  калды”,– ди ул.

Аның белән махсус  хәрби операция  тиз арада  төгәлләнеп,  киләсе елда кабат иген басуларында очрашырга   сүз  куештык.

 

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр,

ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү: heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев