Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хастаханәгә барасы иде...

Суд залыннан

Агымдагы елның 25 мартында ЮХИДИ инспекторлары Шә­мәр­дәннең Лермонтов урамын­да чит ил автомобилен туктата. Йөртүченең тышкы кыяфәте спирт­лы эчемлек кулланган булуына шик уята. Прибор “000”не күр­сәтә. Шуннан соң инспектор йөртүчегә медицина тикшерүе узар­га хастаханәгә барырга ки­рәк­леген аңлата. Әмма Баймитов, олы яшьтәге әнисе янына ашыгуын сәбәп итеп, әлеге тәкъдимнән баш тарта. Бу очракта эш Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 12.26 статьясы 1нче бү­легенә нигезләнеп кузгатыла. Ягъни ЮХИДИ инспекторының медицина тикшерүе турындагы законы таләбен үтәмәү. Судта Баймитов үзенең гаебен таныды. Нәтиҗәдә ул 30 мең сум штрафка тартылды һәм 1 ел 6 ай транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Суд карары законлы көченә керде.

Материал район юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев