Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк иҗтимагый оешмасының Саба җирле бүлеге рәисе Рәмзия Әхәт кызы Галимова; укыту-тәрбия процессын оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Саба гимназиясе инглиз теле укытучысы Гөлия Минданис кызы Вәлиева; туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Шәйәхмәт кызы Шәкүрова; агросәнәгать комплексының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге уңышлары өчен «Туган Як» җәмгыятенең техника буенча бухгалтеры Миләүшә Исхак кызы Хөсәенова Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Укыту-тәрбия эшчәнлегендәге уңышлары, мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлешләре һәм оешуга 100 ел тулу уңаеннан Саба гимназиясе коллективы; укыту-тәрбия процессын оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен гимназиянең инглиз теле укытучысы Миләүшә Фларид кызы Кәримова; башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнар Нәҗип кызы Хисамова; җәмәгать туклануы системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен "Милли аш" җәмгыяте пешекчесе Нәзилә Наил кызы Гатауллина; баш технолог Гөлнур Нәзиф кызы Җамалиева; официант Гөлназ Таһир кызы Кадыйрова; «Аш-су» җәмгыятенең персонал белән идарә итү буенча әйдәп баручы белгече Рәйсәлә Фарис кызы Вәлиева; хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясау буенча әйдәп баручы икътисадчы Илүсә Кирам кызы Габдрахманова; агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе"акционер җәмгыятенең механика цехы энергетигы Ринат Газнаби улы Мусабаев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев