«Хезмәтен бизәүче гүзәл зат» конкурсының җиңүчеләре билгеле булды
Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
Бүген редакциябездә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән фотоконкурска нәтиҗә ясадык. Җиңүчеләр ачыкланганчы, «Саба таңнары» газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде, якынлашып килүче беренче яз бәйрәме белән тәбрик итте. Әлеге чара безнең «ВКонтакте» төркеме аша турыдан туры эфирдан барды.
Бәйгедә 31 эш катнашты. Фотоларның барысын да сайтыбызга һәм социаль челтәрләргә урнаштырып бардык. Һәм менә билгеләнгән сәгатьтә «Генератор случайных чисел» приложениесы ярдәмендә 3 җиңүчебез билгеле булды. Алар өчесе дә Сабадан: Диләрә Закирова, Роза Фәттахова һәм Зәлинә Хаҗиева. Котлыйбыз!!!
Кызларга безнең иганәчебез «ТУЛПАР» рестораныннан 2 мең сумга сертификатлар тапшырылачак. Тәбрикләү 10 март көнне сәгать 13:00 дә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев