Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Хокук саклау органнары” дәресе

Бүген Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре Шәмәрдән мәдәният йорты белгече К. Нигъмәтҗанова белән берлектә Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучылары өчен “Хокук саклау органнары” дип исемләнгән дәрес үткәрделәр.

 

Бүген Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре Шәмәрдән мәдәният йорты белгече К. Нигъмәтҗанова белән берлектә Шәмәрдән «Үсеш»  лицее укучылары өчен “Хокук саклау органнары” дип исемләнгән дәрес үткәрделәр.

Чара башында алып баручылар яшүсмерләргә электрон презентация ярдәмендә дөрес һөнәр сайлауның мөһимлеге турында сөйләделәр, китап күргәзмәсенә һәм тематик тартмага күзәтү ясадылар. Аннан соң алар сүзне чакырылган кунакларга: ТРның атказанган юристы Рифат Рафаэль улы Закировка,  район прокуроры ярдәмчесе Энҗе Тәлгать кызы Фәйзетдиновага, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең шәхси состав белән эшләү төркеме җитәкчесе, полиция подполковнигы Булат Мәхмүт улы Сабировка бирделәр.

Юристлар укучыларга ни өчен бу һөнәрне сайлаулары, хезмәт эшчәнлеге, үз эшләренең үзенчәлекләре, карьера үсеше турында сөйләделәр, профессиональ тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, алып баручы һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Тематик видеороликтан булачак чыгарылыш сыйныф укучылары юридик вузларга керү тәртибе, уку процессының үзенчәлекләре, таләпләре турында белделәр.

Очрашу кызыклы һәм эчтәлекле булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев