Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәй + спорт = “Яшьлек”

Җәйнең ике ае күз ачып йомганчы узып та китте. Ләкин эссе, кояшлы көннәрнең рәхәтлеген татып калырга, дуслар белән аралашырга, киләсе уку елына көч җыярга вакыт җитәрлек әле.

Районыбызда лагерьлар сезоны дәвам итә. Узган җомгада Иске Икшермәдә урнашкан “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерының “Яшьлек” профильле сменасы районыбызның 80 баласына үз ишекләрен ачты. Смена 7 яшьтән алып, 16 яшькә кадәрге яшь спорт сөючеләрне берләштерә. Лагерьның өлкән тәрбиячесе Альберт Вәлиев әйтүенчә, балалар тәҗрибәле тренерлар ярдәмендә өстәл теннисы, җиңел атлетика, волейбол, футбол, шахмат буенча күнекмәләрен ныгытачак. "Лагерь программасын ел саен үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый торган итеп төзибез. Аны төрледән-төрле кызыклы спорт уеннары, конкурслар белән баетабыз. Хәрәкәтле уеннар да, тән мускулларын ныгыта торганнарын да сайлыйбыз. Ярышларда һәр бала актив катнашсын өчен тырышабыз", – ди өлкән тәрбияче.

Балалар да лагерь эшчәнлегеннән канәгать. "Вакытның узганын сизмибез дә. Һич кенә дә өйгә кайтасыбыз килми. Каникул беткәнче монда гына ял итәр идек", – ди малайлар-кызлар. Чынлап та, биредә бик күңелле бит, алар көнозын дуслары, кайгыртучан абый-апалары янәшәсендә. “Рәхәтләнеп күңел ачабыз, ял итәбез, спорт белән шөгыльләнәбез. Инде дүртенче елымны монда киләм”, – ди Саба егете, яшь футболчы Габделгазиз Имаметдинов.

Ачылыш тантанасында Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты, укучыларның лагерьда ял итү тәэсирләре, кичерешләре белән кызыксынды.

Лагерь 4 августка кадәр дәвам итәчәк. “Нарат” боз сараена, “Саба” бассейнына бару планлаштырылган, тиздән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсия дә оештырылу көтелә.  

 

Лагерь ачылышыннан фоторепортажны МОНДА БАСЫП карый аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев