Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь гаиләләргә “Арендалы торак” программасы ярдәмгә килә

Һәр барлыкка килгән гаилә үз куышын булдыру турында хыяллана. Әмма ничек? Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, мондый зур эшкә алынган кеше аның кыенлыкларын, беренче казык кага башлаганчы сизелмәгән-күренмәгән якларын үзе генә белә.

Фатир бәяләре гаять кыйммәт, ипотека программасы буенча йорт  алу өчен дә башта шактый зур  суммада беренчел взнос кертергә кирәк. Бу очракта яшь гаиләләргә “Арендалы торак” программасы  ярдәмгә  килә ала. Ул халыкның мобильлеген тәэмин итәргә,  социаль ипотека буенча торак алу өчен беренчел взноска акчалары булмаган яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Барлык аренда йортлары да уңайлы яшәү өчен кирәкле җиһазлар һәм техника белән тәэмин ителгән.

Соңгы  ике  елда районыбызда аренда программасы нигезендә 36 йорт төзелде. Шуның 12се Мишә авыл җирлегенә туры   килә. Хәзер  аларда урманчылык тармагында  эшләүчеләр   яши. Мисалга, “Укыту-тәҗрибә  урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары  Рита Павлова аренда торагына    күчкәнче әнисе белән газ кертелмәгән  агач   йортта  яшәгән.  Хәзерге  көнкүреш шартларын элеккесе белән  чагыштырырлык та  түгел.  Җир  белән   күк аермасы.  “Башта  уңайлыкка үзебез дә ышана алмадык, бөтен шартлар  да бар”,– диде Рита.

Зәлия һәм Данис Миңгә­рәевлар да  (фотода) яңа арен­да йортына 2021 елда язга кергәндә күченгәннәр. Кечкенәрләре Динәгә  әле  бер  ай гына. “Кышны җылыда  чыктык. Зур зал, ике йокы бүлмәсе, мунчасы бар. Кухня мебеле, газ плитәсе, диван,  шкаф-караватлар, санузел әйберләре – берсен дә  сатып  алмадык. Иркенләп  яшә генә”,– диде агач эшкәртү  комбинаты хезмәткәре Данис.

Шунысы җитди проблема: арендага бирелгән йортны хосусыйлаштырып булмый. Шуңа күрә Миңгәрәевлар,   бу  йортта  гомерлеккә яшәп калу өчен, ипотека кредиты алырга ниятлиләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев