«Җырлы биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша» проектын дәвам итеп...
Район яңалыклары

«Җырлы биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша» проектын дәвам итеп...

Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре авылдашлары белән берлектә «Җырлы биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша» проекты кысаларында «Кичке уен» бәйрәме үткәрделәр.

Биредә урып-җыю йоласы күрсәтелде, аннан соң борынгы кичке уеннарга җыелу, кичке күңел ачулар, җырлар, биюләр, ата-бабаларыбызның уеннарын чагылдырдык.  Бу чарада катнашучылар "Түгәрәк уен", "Наза" "Биш парлы", “Гөлбану”, һ.б яшьлек уеннарын бик теләп уйнадылар . Биюләр арасындагы тәнәфесләрдә кунаклар өчен учакта пешкән тәмле ботка, тәм-том, торт, самовардан чәй белән сыйлау оештырылды. Бу чара авылдашлар өчен аралашу шатлыгын да бүләк итте. Кичә бик матур, күңелле булды һәм чын бәйрәмгә әверелде.

Нет комментариев