Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЗАГС хезмәкәренең тышкы кыяфәте нинди булырга тиеш?

Саба ЗАГС бүлеге “ЗАГС хезмәткәре образы” һәм “ЗАГСта теркәлү залы дизайны” темаларына үткәрелгән иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясады

Саба ЗАГС бүлеге 1 марттан ике проект башлап җибәргән иде. Проект кысаларында “ЗАГС хезмәткәре образы” һәм “ЗАГСта теркәлү залы дизайны” темаларына иҗади эшләр бәйгесе үтте.

    13 апрельдә әлеге бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү уздырылды, грамота, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Җиңүчеләр:

  • Галиева Мәръям, Байлар Сабасы (6 яшь),
  • Маликова Алисә, Байлар Сабасы (Саба гимназиясенең 1 сыйныф укучысы),
  • Сабина (7 яшь) һәм Самат Сибагатовлар, Тимершык авылы (Тимершык урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы),
  • Радаева Әлфия,  Байлар Сабасы (Сәләтле балалар мәктәп-интернатының 8 сыйныф укучысы).

Чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә балалар тәкъдим иткән идеяләрне тормышка ашыра алырбыз дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев