Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара салым түләр чак

2021 ел ахырында авылларда үткәрелгән җыеннарда гражданнар үзләре яшәгән торак пунктларны төзекләндерүгә үзара салым тапшырырга ризалык белдергәннәр иде. Җирле үзидарәләрдә тиешле карарлар кабул ителде.

Хәзер үзара салымны җыйнау башланды. Инде Килдебәк, Түбән Шытсу, Шекше авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз өсләреннән бурычны төшерергә өлгергәннәр. Алар план үтәлеше 100 процент тәшкил итә. Саба шәһәр җирлегендә халыкның – 60,7, Шәмәрдәндә 31,2 проценты үзара салым тапшырган. Башка җирлекләрдә әлегә эш сүлпән бара. Район буенча барысы 9 миллион 109949 сум салым җыйналырга тиеш. Үтәлеше 26 гыйнварга 25,4 процент тәшкил итә.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев