Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Завод-Нырты авылында яшәүче Нурзидә Гата кызы Сафинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфис Сәфәргалиев тәбрикләде.

Нурзидә Гата кызы Сафина 1934 елның 20 июлендә Красноярск крае Пиров районы Кучиха авылында туа.

Сугыш тәмамлануга, аларның гаиләсе Кыргызстанның Ош өлкәсе Кызыл-Кыя шәһәренә күченә. Анда ул 10 сыйныфны тәмамлый да, Ташкент шәһәренә юл тота. Аның теләге Островский исемендәге театраль-сәнгать институтына керү була.

1957 елда кулына диплом алып, үзенең эшчәнлеген Җәләл-абад театрында актриса буларак башлый.

1958 елда кияүгә чыгып,тормыш иптәше белән Кыргызстанның Фрунзе шәһренә күченә. Фрунзе телевидения студиясендә режиссер ярдәмчесе, Ош телевидениясендә баш режиссер булып эшли. Нурзидә Гата кызының эш стажы – 30 ел. Лаеклы ялга чыккач, гаиләсе белән алар Саба районының Завод - Нырты авылына килеп төпләнәләр.

Нурзидә апа тормыш иптәше белән 2 ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә юбиляр кече улы белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев