Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Журналистлар Сабантуе Саба районыннан башланды

Бүген Саба районының “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте оешуга 15 ел тулу уңаеннан журналистлар сабантуе үткәрелде.

Бүген Саба районының “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте оешуга 15 ел тулу уңаеннан журналистлар сабантуе үткәрелде. Бәйрәмгә  җәмгыятьнең 65 филиалыннан  килгән газета-журнал чыгаручыларны, телерадиокомпания хезмәткәрләрен гармунчылар  ансамбле, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе, “Саба таңнары” редакциясе коллективлары  каршылады.  Сабантуйның ачылыш тантанасында  ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев,  район  башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов  катнашты.  Бергә җыелу һәм  аралашу  журналистларның   күптәнге хыялы булгандыр. Һәм  ул хыял тормышка  ашты. “ Мондый  зур чара “Татмедиа” тарихында беренче тапкыр. Күмәк  җыелып, һәрбер редакцияне  чакырып  Сабантуйлары үткәргән юк, мондый чараның булганы юк иде әле. Матур,  күңелле узар һәм дәвамы булыр дип  уйлыйбыз”,– диде, Айдар Сәлимгәрәев. Шамил Садыйков та журналистлар Сабан туе традициягә әйләнсен дип теләде.

«Идея бөтен «Татмедиа» җитәкчелегенеке иде. Бүген Татарстан тормышын «Татмедиа»сыз күз алдына китереп булмый. Миллилекне сакларга сез ярдәм итәсез. Сабантуй традициягә әйләнер дип өметләнәбез», - диде ул.Марат Әхмәтов та республика тормышын  яктыртуда журналистларның өлеше зур булуын ассызыклады. “Үземне сезнең белән бергә дип саныйм. . Үзебезнең комиссия эшчәнлеген, республикада туган телне саклау мәсьәләләре буенча эшчәнлекне сездән башка күз алдына китереп булмый»,– диде Татарстанның Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе.

Тамаша  Саба журналистларының Сабантуйга  бирнә  җыюы белән башланып  киттте.  “Татмедиа”  филиаллары   бүләкләрне  мулдан  алып   килгәннәр  иде.

Бәйрәм чарасында күп төрле күңелле уеннар,  спорт  ярышлары, ар­­тистлар чыгышы, шоу-программа белән дәвам итте. Иң элек һавага очыртылган әтәчкә ау игълан ителде. Түбән Кама телерадиокомпаниясеннән Рафаэль Рәкыйпов  аны  җиргә төшермичә  үк тотып  алды. “Миң аның очыш траекториясен тойдым бугай. Әле әтәч тә, мин дә стресс хәлендә”,– ди ул кичерешләрен  аңлатып. Аннары кашыкка теннис шары салып,  бака  аягы  киеп, чиләк-көянтә белән    йөгерү,  чүлмәк  вату, гер  күтәрү,  капчык сугышу һәм  башкалар... Һәр җиңүче бүләк  алды. Аркан тартышуда ир-егетләр арасында беренчелекне «Мамадыш-информ» яулады.  Хатын-кызлар арасында Спас районының җыелма командасы җиңде. Икенче урында – «Әтнә-информ», өченчедә – Мөслим районы редакциясе.  Волейболда  «Мамадыш-информ» редакциясе, аркан тартышуда   ир-атлар арасында  «Казанские ведомости» редакциясе, хатын-кызлар арасында - Спас, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Лаеш җыелма командасы 1нче  урынны  алды. Көрәштә абсолют батыр булып, «Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов калды.

Гомумкоманда зачетында  “Нурлат-информ”   филиалы  алга  чыкты.

“Көтмәгән   идек. Тәэсирләрен   сөйләп бетерә торган  түгел. Бик  зур җиңү безнең  өчен.  Саба җире дә бик ошады. Районга  килеп  кергәндә үк  аның аурасы башка төрле. Ниндидер җылылык бөркелә, татар рухы   сизелә.  Бик шатланып   килдек һәм  матур тәэсирләр белән  кайтып  китәбез”,– диде  филиалның җитәкчесе-мөхәррире  Резеда Гиняева.

 Икенче урында – “Шәһри Казан” гагетасы редакциясе, өченчедә –Түбән Кама телерадиокомпаниясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев