«MunRash» дизайнер киемнәре тегү цехы хуҗасы Гүзәл Һилалетдинова теккән киемнәрне хәтта Канадада да кияләр
Гүзәл теккән киемнәрне Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев, Дилә Нигъмәтуллина, Марат Яруллин һәм башка бик күп танылган шәхесләр яратып өлгереп, гардеробларын баетканнар.
Кечкенәдән тегүче-дизайнер булырга теләп, әнисенең мода журналларын актарган кызның балачак хыяллары чынга аша, бүген Гүзәл Һилалетдинова – «MunRash» хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дизайнер киемнәре тегү цехы хуҗасы.
Казан технология һәм дизайн көллиятен тәмамлаганнан соң Килдебәк авылы кызы Гүзәл Һилалетдинова үз өендә остаханә булдырып, балалар киемнәре тегүдән башлый. «Уку бик авыр булды. Көллияткә кергәндә без 27 кыз идек. Күп кызлар 1 курстан ук ташлап киттеләр. Чөнки укытучыларга да, студентларга да таләпләр бик зурдан иде. Без бик аз калдык. Мин көллиятне бик яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Сабага кайтып, үземнең тегү цехы ачасым, туган районыма хезмәт итәсем, аны тагын да күтәрәсем килде», – дип сөйли ул. Әмма үз эшеңне башлаганда кулда диплом булу гына җитми, башлангыч капитал да кирәк. Гүзәлгә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмгә килә, махсус программа аша бирелгән акчага тегү машинасы, оверлок, тукымалар сатып ала.
2019 елда шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, үзенең эшчәнлеген башлый. Кызга беренче адымнарында авылдашы – ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев зур булышлык күрсәтә. Иң элек Марат Ибраһим улы тегүчегә махсус спорт киеменә заказ бирә, бөтен осталык эшкә җигелеп тегелгән кием депутатның инстаграмына куелып, күпләрнең игътибарын яулый.
Озакламый аңа Канададан заказ килә. Шулай ук Мәскәү, Уфа, Казан калаларында Гүзәлнең күңел җылысын салып теккән киемнәрне сорап мөрәҗәгать итәләр. Әмма эшне тагын да җәелдерү зарурлыгы үзен ныграк сиздерә башлый: чөнки өйгә һәркем килә алмый. «Илнур Котдусовның эшмәкәрлектә үз эшен булдыручыларга күрсәткән зур булышлыгы белән мин 2020 елда 500 мең сум кредит алып, «Дом быта» бинасында бүлмә арендалап, цех ачуга ирештем. Шулай ук махсус җайланмалар, тегү машиналары алып, кыскасы, бөтен кирәкле әйберләрне булдырдым. Бу уңайлылыклар белән миңа тагын да зур җаваплылык – кредитны вакытында түли алу бурычы да өстәлде», – дип сөйли Гүзәл Һилалетдинова.
Тырыш кыз җиң сызганып эшкә керешә, төрле күргәзмәләрдә катнашу да эшчәнлекне җәелдерүдә зур этәргеч була. Оешма-предприятиеләрдән махсус эш киемнәре тектерергә күпләп заказлар алына. Тегү цехының исеменә килгәндә, Гүзәл аны иң якын кешеләре хөрмәтенә, әнисе Мөнирә һәм әтисе Рәшит исемнәренең беренче иҗекләрен алып, «MunRash» дип атый. «Эшемне иң якын кешеләрем исемнәре белән бәйлисем килде. Шулай ук уку йортына мин бик бурычлымын. Ул мине тегүче булудан да бигрәк, җаваплылыкка, тормыштагы авырлыклар алдында бирешмәскә, сыгылып төшмәскә өйрәтте. Тормышта төрле кыен минутлар, төшенкелеккә бирелгән мизгелләр дә була. Әгәр шул авырлыкка бирешмичә түзә алсаң, алда барыбер чыгу юлы табыла. Һәрвакыт караңгылыктан соң яктылык күренәчәк», – дип сөйли Гүзәл. Әлбәттә, нык ихтыярлы кыз боларның барысына да үз мисалында инанган. Көчле характеры аңа бөтен киртәләрне җиңеп чыгып, тормышта үз юлын булдырырга ярдәм итә.
Бүген тегү цехында киемнәргә барлык ремонт эшләре башкарыла, клиент соравы буенча кием-салым һәм Гүзәлнең шәхси дизайнер киемнәре тегелә. Инде аның үзенчәлекле стильдәге киемнәрен эстраданың танылган артистлары Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев, Дилә Нигъмәтуллина, Марат Яруллин, тамада Рәдиф Әхмәдиев, рус эстрадасы йолдызы Нюшаның ире Игорь Сивов һәм башка бик күп танылган шәхесләр яратып өлгереп, гардеробларын баетканнар. «Бер спорт киемен эш башлаганда көнозын тексәм, хәзер замоксыз булганда 1,5-2 сәгатьтә төгәллим. Спорт киеменнән башласам, әкренләп ассортимент артканнан арта. Тукымаларны Төркиядән кайтартам. Киләчәктә Италия, Франциядән алып кайту турында да уйлыйм. Һәрвакыт сатып алучыларның фикерләрен исәпкә алып эшлим», – ди ул. Гүзәл Һилалетдинова әйтүенчә, октябрь аеннан тегәргә өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус курслар башланачак. Биредә бу эшнең бөтен нечкәлекләре аңлатылып, киемнең өлгесен сызарга, кисәргә, тегәргә өйрәнәчәкләр.
Гүзәл теккән киемнәр дизайн осталыгы, фасоны, тегелеше белән үзенчәлекле. «MunRash» хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дизайнер киемнәре тегү цехында булып, биредәге күз явын алырлык киемнәрне күргәннән соң, озакламый мода дөньясында якташыбыз Гүзәл Һилалетдинова исеме дә өстәлер дигән ышаныч туа. Гүзәлнең моның өчен осталыгы да, тырышлыгы да, үҗәтлеге дә җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев