Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Сабантуй

Тимершык авылында Сабантуйга гөрләтеп бирнә җыйдылар

Бездә - «Бирнә җыю»традицион татар бәйрәме.

   Һәр халыкның үз милли бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрнең күбесе борынгы заманнарда – берничә гасыр элек барлыкка килгән. Безнең тормышыбызда барысы да үзгәрә: әйберләр, шәһәрләр, авыллар, һөнәрләр, кием, табигать, әмма халык бәйрәмнәре генә үзгәрми, алар кешеләр яшәгәндә дә яши. Милли бәйрәмнәр халыкның җаны һәм йөрәге бәйрәмнәре.  

    Тимершык авыл җирлеге территориясендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен "Бирнә җыю" татар милли йоласын оештырды. Балалар һәм өлкәннәр милли костюмнар, калфаклар һәм түбәтәйләр кигәннәр, бу авылдашларыбызны сөендерде!

Татар милли җырларын  җырлап, биюләре белән авыл урамнары буйлап йөрдек, әби - бабаларыбызны  һәм әти-әниләребезне яшьлекләренә кайтардык, -дип хәбәр иттеләр Тимершык авыл җирлегеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев