Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Сабантуй

Түбән Шытсу авылында бирнә җыйдылар

Сабантуйлар якынлаша...

   Саба районы Түбән Шытсу авылында  бирнә җыйдылар. Татар халкының иң яраткан бәйрәме булган Сабантуйга да санаулы көннәр калды. Шушы уңайдан авылларда милли бәйрәмгә әзерлекнең аеруча тәэсирләндергеч, бәйрәм рухы өсти торган аерылмас өлеше – бирнә җыю оештырылды.

    Әлеге чарага һәр авыл үзенчә әзерләнә.  Шытсулылар  исә елдагыча, атлар бизәп, гармуннар белән җыйдылар бирнәне. Өй саен кереп йөргән балалар да, мәдәният хезмәткәрләре үзләре дә милли киемнәрдән иде. Авыл өстенә таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев