Шигъри дулкыннарда
Күзәтүләр....
Шәһәр ишек алды, мәйданчыкта
Матур уен тапкан бер бала.
Ак икмәкне футбол итеп уйный
Тибеп туйгач, туктап тын ала.
Янәшәдә әнисе утыра,
Затлы телефоннан сөйләшә.
Ә аннары сәгатенә карап,
Малаена болай эндәшә:
“Әй, Сәлимчик, әйдә, киттек домой,
Наверное өйдә, заждались”.
Ә улының һич керәсе килми,
Матур уенчыгы алда ич.
Китте болар икәү йортка таба,
Миңа калды карап каласы.
Маңкорт ана атлый, ә артыннан
Таш бәгырьле асфальт баласы.
Бәндәләрнең асыл сыйфатлары
Кылган гамәленнән беленә.
Кеше булып калыйк кардәшләрем,
Типкәләми икмәк. Телне дә....
Ринат Сафиуллин,
Яңа Мичән.


Нет комментариев