Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

«Еллар үткән саен сагындыра, балачакка килә кайтасы...»

26нчы апрель - Татарстанда Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына - 137 ел

 
Еллар үткән саен сагындыра,
Балачакка  килә кайтасы.
Болыннарда каз бәбкәсе саклап,
Яулык белән балык тотасы. 

Шул яулыкны, саргайткансың, диеп,
Сүгәр иде, кайчак  әниләр. 
Су буенда, без уйнаган чакта
Югалырлар иде, бибиләр. 

Башыбызда җилләр уйнаган чак,
Бернәрсәдә юк бит, кайгыбыз. 
Рәхәтләнеп уйный идек бергә
Я, сагынмый икән, кайсыбыз?

Кышын таудан кайтып керми идек,
Эзләп ала иде, әниләр.
Карлы-бозлы киемнәрне салгач,
Басып торыр иде, пәлтәләр. 

Бер сәгатькә кайтарасы иде, 
Әниемнең яп-яшь чакларын.
Әтиемнең тезләренә утыртып
Эх, тоярга җылы кочагын. 

Резеда Хәсәнова,
Чәбки-Саба .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев