Шигъри тәлгәшләр...
Көзләр буранына уралырга
Урманыма килгән идем бүген.
Яфрак болытлары кипкән инде,
Кар болыты сарган урман күген.
Агачларда яна соңгы яфрак,
Әйтерсең лә кемдер ут элдергән.
Агачларым күкнең үзе кебек,
Тамчы-тамчы йолдызлар эленгән.
Карагайлар сабыр.
Тыныч кына Утыралар сары күлмәк киеп.
Гүя мине үчеклиләр алар:
«Соңардың шул, соңардың шул», - диеп.
Урманыма килгән идем бүген
Яфрак яңгырында коенырга.
Соңарганмын... Бары карагайлар
Калган инде көз дип сыенырга...
Илмира Гыймаева.
Нет комментариев