Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Өйдәге аптечкада нинди дарулар саклыйсыз?

Һәр өйдә булырга тиешле дарулар исемлеге белән таныштырабыз

 *Җәрәхәтләрне һәм яраларны төзәтә торган чаралар: 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.

*Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган дарулар: ибупрофен, парацетамол, но шпа (дротаверин, папаверин).

* Буыннар авыртканнан мазьлар.

* Аллергиягә каршы: лоратадин.

* Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.

* Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.

* Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.

* Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.

* Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган леденецлар (холлс, стрепсилс).

* Даруларны караңгы, салкынча һәм балалардан ерак булган урында саклагыз. * Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып, яңаларын өстәп торыгыз.

Чыганак: Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев