Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Арчада беренче тапкыр "Итекле хоккей" турниры оештырганнар

Уенның инициаторы - Арчаның спорт бүлеге җитəкчесе Ильяс Газизов.

Арча муниципаль районында беренче тапкыр "Итекле хоккей" турниры узган. Ярыш Арча башлыгы һəм аның командасына каршы булган. Бу хакта "Татар-информ" хəбəрчесенə популяр алып баручы Илшат Вакказов сөйлəде.

Башка елларда уен Саба районы, Мәртен авылында өч ел рəттəн үткəн. "Без Арча муниципиаль район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның ярдәмчеләренə каршы дусларча уен оештырдык. Калган командалар мәктәп укытучылары, алар аерым уйнадылар", - диде Илшат Вакказов.

Моннан тыш, "Итекле хоккей"да яшь җырчы Айнур Каюмов, журналист Алмаз Гафиятов та катнашкан. "Арчада үткəн уенның инициаторы - дустым Ильяс Газизов. Ул Арчада спорт бүлеген җитәкли", - ди алып баручы.

"Татарстанда бу итекле хоккейны без - Вакказовлар оештырып җибәргəн идек", - диде Илшат Вакказов.

Ярышның үзенчəлеге - уен вакытында һəр нəсел бер команда булып берлəшеп, көч сынаша. 

Фото: Раиль Валиев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фидәрис оештырып җибәрмәде мени аны????????