Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“ЦСКА” – “Ак Барс”: Билалетдиновның оныгы бабасын җиңде

Казан хоккейчылары Мәскәүдә җиңелделәр.

Бүген Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Мәскәүдә “ЦСКА”га 5:4 исәбе белән җиңелде. Бабай – онык каршылыгында онык җиңеп чыкты.

Бу уенда “Ак Барс” хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов һәм “ЦСКА” сакчысы, Билалетдиновның оныгы Александр Романов көндәш командаларда көч сынаштылар. Баш тренер оныгы бу каршылыкта алка кертә алды һәм аның командасы җиңүгә иреште.

Беренче период. Алтынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер, күпчелектә алка кертеп, исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче периодның алтынчы минутында да күпчелектә алка керде, ләкин бу юлы гол хуҗасы “ЦСКА” хоккейчысы Михаил Григоренко булды (1:1). Унөченче минутта “Ак Барс” сакчысы Альберт Яруллин алка кертте (1:2). Унбишенче минутта Кирилл Капризов, “ЦСКА” өчен алка кертеп, исәпне тигезләштерде (2:2).

Өченче период. Дүртенче минутта Роб Клинкхаммер, азчылыкта икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:2). Сигезенче минутта, куалашлы уйнаган кебек, “ЦСКА” хоккейчысы Андрей Светлаков яңадан исәпне тигезләштерде (3:3).

Унөченче минутта Билалетдинов оныгы Александр Романов “ЦСКА” өчен үзенең беренче алкасын кертте һәм командасын алга чыгара алды (4:3). Унсигезенче минутта “ЦСКА” хоккейчысы Константин Окулов күпчелектә гол кертте (5:3). Период ахырына 44 секунд кала, Владимир Ткачёв “Ак Барс” өчен алка кертә алды (5:4).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Шарыченков)
Секач – Ландер – Азеведо, Яруллин – Юдин;
Зарипов – Основин – Лукоянов, Батыршин – Постма;
Галиев – Попов – Ткачёв, Педан – Абросимов;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер.

“ЦСКА”:
Юханссон (Сорокин);
Капризов – Вей – Григоренко, Марченко – Блажиевский;
Калинин – Андронов – Скотт, Дальбек – Робинсон;
Шалунов – Попов– Окулов, Романов – Науменков;
Слепышев – Светлаков – Телегин, Чмыхов.

Киләсе уенны “Ак Барс” шулай ук Мәскәүдә үткәрәчәк, бу юлы “Спартак”ка каршы. Матч 2 февраль 17:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев