Саба «Олимп»ы Шәймиев кубогында:   60 команда арасында сабалылар 7 нче урын яулады
Спорт яңалыклары

Саба «Олимп»ы Шәймиев кубогында: 60 команда арасында сабалылар 7 нче урын яулады

Саба «Олимп» спорт мәктәбе көрәшчеләре М.Ш. Шәймиев Кубогы турнирында 60 команда арасында 7 нче урынны яулап, 3 медаль (1 көмеш, 2 бронза) алып кайттылар.

24-26 сентябрь көннәрендә Актаныш районында Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш. Шәймиев Кубогына татарча көрәш буенча республика турниры узды. «Олимп» балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр югары күрсәткечләргә иреште:

  • 40 кг кадәр авырлыкта — Кәлимуллин Булат (2 нче урын);
  • 50 кг кадәр авырлыкта — Фәйзрахманов Әмирхан (3 нче урын);
  • 70 кг кадәр авырлыкта — Әхмәдуллин Инсаф (3 нче урын).

Команда зачетында Актаныш данын яклаучылар катнашкан 60 команда арасында лаеклы 7 нче урынны яуладылар.

Яшь пәһлеваннарыбызны һәм аларның остазлары — И. Ермолаевны һәм Д.Н. Закировны чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең фидакарь хезмәтегез, рухи ныклыгыгыз һәм җиңүгә омтылышыгыз — районыбыз горурлыгы. Бу уңышлар киләчәктә тагын да зуррак казанышларга рухландырсын!


Нет комментариев