Саба чаңгычылары Сарман районы башлыгы призы өчен ярышларда уңыш казанды
Спорт яңалыклары

Саба чаңгычылары Сарман районы башлыгы призы өчен ярышларда уңыш казанды

2026 елның 11-13 сентябрендә Җәлил бистәсендә узган «Сарман муниципаль районы башлыгы призы»на Республика ярышларында Саба районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче чаңгычылар югары нәтиҗәләр күрсәтте

2026 елның 11 сентябреннән 13 сентябренә кадәр шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендэ, 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк чаңгычылар арасында «Сарман муниципаль районы башлыгы призы»на Республика ярышлары уздырды. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярышларда актив катнаштылар.

Сәйфетдинов Аскар-2  урын, Даминов Самир-4 урын, Юферев  Савелий-5 урын, Хасбиуллин Аяз 7 урын алды. Спортчыларны һәм аларның тренер-укытучысы Таипов Илназ Илгиз улын котлыйбыз.


Нет комментариев