Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алтын, көмеш һәм бронза- Саба йөзүчеләрендә

7- 9 октябрь көннәрендә Казанда 11-13 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм «Акчарлак» бассейнында «Россия яшьләре» Бөтенроссия ярышларына сайлап алу узды.

  Ярышларда спортта әзерлеге 3 разрядтан да ким булмаган 11-13 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты. 13 яшьлекләр арасында алтын медальне Әмир Фасхетдинов (50 мл брасс дистанциясендә), Тимер-Хан Галимҗанов (200 метрлы брасс дистанциясендә һәм 400 метр комплекслы йөзүдә) яуладылар. Көмеш медальгә 100 һәм 200 метрлы брасс дистанцияләрендә Әмир Фасхетдинов һәм Динияр Набиев лаек булды. 50 һәм 100 метрлы брасс дистанцияләрендә Бәхтияр Тимершәехов һәм Тимерхан Галимҗанов бронзаны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев