Саба таңнары

Сабинский район

16+
Спорт яңалыклары

«Игенче»ләр чаңгы ярышында яхшы нәтиҗә белән генә түгел, экипировка белән дә игътибар үзәгендә булдылар

Чаңгы юллары

  22 февраль көнне " Игенче" җәмгыятенең  чаңгы спортын үз иткән егет- кызлары Лесхоз бистәсендә үткәрелгән  авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлеге идарәсе хезмәткәрләре арасында узган чаңгы ярышында  катнашып алдынгы урыннар яулап кайттылар.  Килүгә үк безнең команданың иң беренче экипировка: формалар белән килүе күпләрдә соклану тудырды!  Бер формада киенеп килү бер яктан күзгә ташланырлык матур булса, икенче яктан махсус тектерелгән куртка спортчыларыбызны салкыннан саклый!  Бер төрле һәм бердәм булуыбыз белән дә игътибар  үзәгендә булдык.  Кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары бер команда туплап килгәндә, бездән өч команда җыелып килү - үзе бер горурлык!  Шундый кешелекле караш белән, безнең өчен янып- көеп йөргән җитәкчебез Алмаз Зөфәр улына рәхмәтләребез зур!

 Ярышка әзерлек барышында бернинди каршылыксыз  тренировкаларга йөрүдә, чаңгы шуарга  барлык мөмкинлекләрне булдыруда җитәкчебезнең зур хезмәте кергән.

Нәтиҗәләр Командалар буенча :

- "Игенче-1" командасы l урын

- "Игенче-2" командасы - ll урын

- "Игенче - 3" командасы - V урын яулады

 Аерым күрсәткечләр буенча:

- Алмаз Зарипов- l нче урын

- Зарипова Айзилә- l урын

- Мирзегалләмова Чулпан - ll урын

- Мәхмүтов Рифнур - l урын

- Хөсәенов Айдар- ll урыннарны яуладылар.

Бик шатбыз сезнең  өчен! Күпме көч, әзерлек таләп итә торган спорт төре ул - чаңгы ярышы! Шуңа күрә бик популяр да!

Зөлфирә Рәхимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев