Муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол уеннары узды: кем беренчелектә?
Спорт яңалыклары

Муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол уеннары узды: кем беренчелектә?

«Саба-Арена» спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол уеннары узды.

20-21 майда "Саба-Арена" спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол уеннары узды. Финалда Мамадыш, Арча, Саба, Сарман командалары очрашты. Саба районы командасы икенче урынны алды. Беренче урында-Сарман районы командасы, өченче урында - Арча районы командасы.


Нет комментариев