Райондашларыбыз өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышларыннан зур уңышлар белән кайттылар
24 - 27 октябрь көннәрендә Бөек Новгородта «Спорт-индустрия» спорт мәктәбе» Үзәк спорт аренасының универсаль уен залында Бөек рус полководецы А.Невский истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча ачык Бөтенроссия турниры узды.
Әлеге турнирда Россиянең 40 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 180 спортчы (Беларусьтан һәм Казахстаннан) катнашты: Татарстан Республикасын безнең мәктәп спортчылары тәкъдим итте: -Екатерина Ищенко, Имамиева Рияна, Багманова Энҗе, Сапаров Руслан, Шаманов Нияз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең спортчылар бик югары нәтиҗәләр күрсәтте: Имамиева Рияна/Короткина Евгения (Мәскәү) команда разряды.3-5кл) Имамиева Рияна (шәхси разряд 5кл) Сапаров Руслан/Шаманов Нияз (команда разряды 9кл) Сапаров Руслан (шәхси разряд 9кл) Баһманова Энҗе (шәхси разряд 10кл) Ищенко Екатерина (шәхси разряд 9кл) Ищенко Екатерина/Багманова Энҗе (команда разряды 9-10кл).
Һәм ярышларның Екатерина Ищенко ярышларның абсолют чемпионы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев