Сабада яшүсмерләр һәм һәвәскәр командалар арасында мини-футбол буенча турнир узды
Турнирда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 62 спортчы катнашты.
1 ноябрь көнне Байлар Сабасында 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм һәвәскәр командалар арасында «ТМ Мечта»призына мини-футбол буенча турнир узды.
Турнирда Саба, Теләче һәм Кукмара районнарыннан 62 спортчы катнашты. Җиңүчеләр һәм призерларны тәбрикләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов , ООО «Нур» җитештерү начальнигы Ринат Галиәхмәтов катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:
20 яшькә кадәрге егетләр:
1 нче урында -«Саба яшьләре» командасы.
2 нче урында «Саба» командасы.
3 нче урында «Интер-Кукмара» командасы.
4 нче урында «ТСП-Теләче» командасы.
Һәвәскәр командалар:
1 нче урынны «Администрация» командасы алды.
2 нче урынны «Шәмәрдән» командасы алды.
3 нче урынны «Саба-Арена» командасы алды.
4 нче урынны «Хыял» командасы алды.
Турнир «ТМ Мечта» ярдәмендә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев