Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Сабаның роликлы чаңгы осталары белән таныштырабыз

Роликлы чаңгыда йөрүчеләргә күнегүләрне җәен дә дәвам итәргә кирәк.

 

Чаңгы ел әйләнә шөгыльләнә торган спорт төре түгел. Бары  кыш  аенда гына. Әмма спортчыларга күнегүләрне җәен дә дәвам итәргә  кирәк. Шуңа күрә роликлы чаңгылар барлыкка килә дә инде. Әмма авыл  җиренә озактан үтеп керә. Чөнки шуар өчен табадай тигез трасса кирәк. Тора-бара роллерлы чаңгыда  узышу аерым спорт төренә әйләнә. Тормыш авылда да бер урында гына тормый. Моннан ун еллар элек Өтернәс  авылы  янындагы  Калатауда роллерлы  чаңгы  трассасы төзелеше башланган  иде.  Нәтиҗәдә йомык  божра рәвешендәге 1700 метрлы асфальтланган трасса барлыкка  килде. Хәзер анда күнегүләр даими үткәрелә. Түгәрәкне 2018 елга  кадәр Ханты-Мансида эшләгән тренер Илназ Таипов  алып бара.  Сабаның танылган  чаңгычылары гаиләсеннән. Абыйсы  Алмаз да һәм игезәге Нияз да (биатлон) Татарстан  җыелма командасы  составында.

“Саба  районында спорт белән шөгыльләнергә зур  уңайлык тудырылды. Моның өчен район башлыгы  Рәис Нургали  улына зур рәхмәтлебез.  Роллерлы чаңгы  трассасы ясалганчы  кайларда  гына  йөрми идек. Хәтта машина юлларында  да шудык. Ә  анда, үзегез беләсез,  бик хәтәр.  Трасса әлеге төр  корылманың барлык таләпләренә туры  китерелгән. Өч  үргә   күтәрелү һәм  төшү участогы бар. Мин  профильле сборларга күп  йөрдем.  Мондагы шикелле  киң трасса  Россиядә дә  аз. Киңлеге  кара-каршы  узышу  мөмкинлеге бирә. Түгәрәккә 15 укучы  йөри.  Автобус  бирелә. Атнага  6  тапкыр, көнгә икешәр күнегүләр үткәрелә. Роллерда күп шөгыльләнергә, сәгать  җыярга  кирәк, шунсыз  ярышларда нәтиҗәләргә  ирешә  ал­мыйсың. Болардан башка тагын  кечкенәләр  төркеме дә (7-8 яшьлек) бар. Алар  белән  аерым күнегүләр алып барыла”,– ди  Илназ Таипов.

  Тренер  әйтүенчә, роллерлы  чаңгы – хәйран катлаулы  механизм. Алгы яки арткы тәгәрмәчләренең бер якка гына әйләнүе классик  чаңгыдагы шикелле этелеп   китү  мөмкинлеге бирә. Кидең дә, шуып киттең түгел.  Шулай да түгәрәккә  йөрүчеләр матур уңышларга ире­шә  инде. Эзмә мәктәбендә V сыйныфта  укыганда чаңгыга баскан Ришат Галимҗанов, мәсәлән, чаңгыроллерлар буенча Яшел Үзән шәһәренең ачык беренчелегендә  2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында  6 километрлы дистанциядә җиңүче булган. Узган ел Бөгелмәдә үткәрелгән чаңгы марафонында юниорлар арасында 1нче  урынны  алган.  Бу, әлбәттә, түгәрәктә даими күнегүләр нәтиҗәсе. Роллерлы  чаңгы осталары тагын да югарырак уңышлары белән танылырлар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев