3-6 ноябрь көннәрендә Алексеевск бистәсендә 2010-2011 елгы үсмерләр арасында волейбол буенча Республика беренчелеге үтте.
Ярышта барлыгы 11 команда үзара көч сынашты. Тимершык урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Альберт Биктимиров җитәкчелегендәге Тимершык, Мичән, Юлбат, Югары Симет, Сабабаш мәктәпләре укучыларыннан торган Саба районы җыелма командасы уенда иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 1 урын яулады.
2 урынны Аксубай, 3 урынны Норлат районнары командалары алды.


Нет комментариев