Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Спорт яңалыклары

“Зур җиңүләребез алда”

Сабада картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты, Беренчелеге, Идел буе һәм Урал федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

   Узышларда республикабызның һәм Россиянең төрле төбәк­лә­рен­нән 130га якын спортчы катнашты. Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, узышларның җитәкчесе Игорь Кравченко, Татарстан Республикасы автоспорт федерациясе картинг комитеты рәисе Николай  Бондарев сәламләде. Ярышлар картодромда 3 көн дәвам итте. Көннең кызулыгы тизлек һәм адреналин яратучыларга    көч кенә бирде кебек. Мәйданда  яхшы кәеф, татулык һәм җылы мөнәсәбәт хөкем сөрде. Ярышлар тәмамланганнан соң җиңүчеләр пьедесталында райондашларыбызны да күрү   тренер-укытучылары Илгиз Насыйбуллин һәм Рафил Исрафилов өчен генә түгел, Саба өчен зур горурлык! ТР Беренчелегендә «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр "Милли-Ю" классында Данис Насыйбуллин - III, ТР Кубогында "Восход" классында Динар Дәминов – I , "KZ-2" Masters классында II урынны алдылар. Динар Дәминовның бу спорт төрендә 24 еллык тәҗрибәсе бар, хәзер ул үзе дә яшь узышчыларны әзерли. “Ярыш нәтиҗәләреннән канәгать калдык. Чемпионат, гадәттәгечә,  югары әзерлек дәрәҗәсендә узды. Көндәшләребез дә көчле иде – Төмән, Екатеринбург, Казаннан килүчеләр белән узыштык. Үземнең төп көндәшем Казаннан, бик тәҗрибәле, күп ярышларда  катнашкан һәм җиңүләр яулаган  Илшат Ибраһимов булды. Бу юлы беренчелекне ул яулады. Әле зур җиңүләребез алдадыр, бүгеннән үк киләсе ярышка әзерләнә башлыйбыз. Киләсе атнада Сабада картинг буенча  Татарстан Республикасы чемпионаты этабы көтелә”, - дип уртаклашты ярышлар тәмамланганнан соң  Динар Дәминов. Егетләребезгә алдагы ярышларда да уңышлар телик! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев