Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Кагыйдәләрне белеп йөр!

Саба мәдәният йортының спорт залында үтүче өстәл теннисы түгәрәгенә укучылар районның төрле авылларыннан килә.

Шуңа күрә аларның транспортта йөрүчеләр буларак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләре дә мөһим. Шуны һәм кышкы каникуллардан соңгы чорда балаларның юл һәлакәтләренә юлыгуы очракларының артуын күздә тотып, узган якшәмбедә "ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Саба филиалы начальнигы И.Гатауллин һәм ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы И.Насыйбуллин түгәрәккә йөрүче укучылар арасында бәйге оештырдылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әзерләнгән билетларга компьютерда җавап бирүдә 30 укучы катнашты. Башта өстәл теннисы ярышында җиңүчеләр билгеле булды. Егетләр арасында 1нче урынны Лесхоздан Инсаф Сираев, кызлар арасында Шәмәрдән лицееннан Кристина Максимова яулады. Кристина юл хәрәкәте кагыйдәләре билетларына җавап бирүдә дә җиңүче булды. Егетләр арасында билетларга иң күп дөрес җавапны Иске Икшермә мәктәбеннән Илназ Заһидуллин бирде. Соңыннан Саба гимназиясе укытучысы Г.Котдусов укучылар арасында юлда иминлекне тәэмин итү багышланган махсус дәрес уздырды. Барлык призерларга Грамоталар, истәлек бүләкләер бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев