1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!
Көн темасы

1 ИЮНЬ – ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ!

Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә.

    Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтә. Балалар-безнең тормышыбыз чәчәкләре! Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелдә җылы хисләр генә калдыра. Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез - безнең киләчәгебез! Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.
Бәйрәм белән сезне!

 


Нет комментариев