Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Больничныйны үзгәрткән боерык

2011-2012 еллар кышында грипп кизүе күзәтелмәве сәбәпле, вакытлыча хезмәткә яраклылыкларын югалтучылар саны кимеде.

Кискен сулыш юллары авырулары да республикада эпидемия чигеннән хәзер күпкә кимрәк. Әйтик, район медицина учреждениеләрендә узган атнада 34 кешегә ОРВИ диагнозы куелды. Ә грипп белән авыручылар бөтен сезон дәвамында берничә очрак кына теркәлде. Бу исә вакытлыча хезмәткә яраклылыкларын югалтучылар да узган елның шушы чорына карата кимрәк булган дигән сүз.

Алга таба больничныйда булучылар санына РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 31н санлы боерыгы (24.01.2012) нигезендә хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен бирү тәртибенә кертелгән үзгәрешләр дә йогынты ясаячак. Моңарчы дәвалаучы табиблар авыруга 10 клаендарь көнгә кадәр больничный яза һәм алга таба, әгәр кешенең сәламәтлеге яхшырмаса, аны 30 калерь көнгә кадәр озайта алалар иде. Больничныйда булу вакыты 30 көннән артса гына табиблар комисссиясенең карары кирәк иде. Хәзер исә дәвалаучы табиб амбулатор режимдагы авыруга больничныйны 10 урынына 15 календарь көнгә кадәр бирә алачак, әмма хезмәткә яраксызлык вакыты шуннан да артса, больничныйны озайтырга-юкмы икбәнлеген хәл итү өчен табиблар комиссиясе карары кирәк булучак.

Моннан тыш стоматолог яки фельдшер бирә алган больничный вакыты да үзгәрә. Хәзер алар авыруга хезмәткә яраксызлык кәгазен элекке 5 урынына 10 көнгә кадәр бирә алалар, әмма шуннан да арттыра алмаячаклар. Алга таба больничныйны озынайту яки ябу мәсьәләсен бары табиблар комиссиясе генә хәл итә.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев