Бүген Чәбки-Саба авылы халкы батыр улын соңгы юлга озатты
Батыр егетне соңгы юлга озатырга Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин,Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов , Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары, туганнары, классташлары, авылдашлары килде.
Бүген Саба районы тагын бер батыр улын соңгы юлга озатты. Чәбки – Саба авылы егете Илнур Мәвләвиев махсус хәрби операциядә үзенең Ватан алдында изге бурычын үтәгәндә вафат булды.
Илнур хезмәткә контракт нигезендә алына. 2026 елның 7 апрелендә 47 яшьлек Мәвләвиев Илнур Гәбдрәуф улының батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә.
Абыйсы Рөстәм энесе Илнурны озатырга килүчеләргә
«Хөрмәтле республика, район җитәкчелеге, үзебезнең җитәкчеләр, авылдашлар, классташлар барыгызга да зур рәхмәт. Илнур чынлап та патриот иде. "Махсус хәрби операциядагы егетләр землянкада ятканда, нишләп без монда булырга тиеш», – дип, үзе теләп китте»,-дип сөйләде бертуганы.
Илнур Мәвләвиевның җәсәден Чәбки-Саба авылы зиратына җирләделәр. Райондашыбызның авыр туфрагы җиңел булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев