Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чемпионатта катнашучылар килә башлады

"Казан" аэропорты Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының беренче катнашучыларын кабул итте.

Планета беренчелеге узачак урынга иң беренчеләрдән булып Австралия җыелма командасы килде. Яшел континент делегациясе составында 15 спортчы кыз бар иде.
Аэропортта Австралияле синхрон йөзүче кызларны җанатарлар, волонтерлар һәм журналистлар каршы алды, дип хәбәр итте безгә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте. Ялыктыргыч очу һәм сәгать поясларын алыштыруга карамастан, Татарстан башкаласы кунаклары матбугат вәкилләре белән бик теләп аралашты. Синхрон йөзү буенча команда капитаны Бьянка Хамметт Австралия кышыннан соң Казан җәенең җылысын тоюына шат булуын әйтте.
Аэропорттан синхрон йөзү буенча Австралия җыелма командасы Спортчылар Авылына юл тотты, алар биредә Чемпионат буена яшәячәкләр. Иртәгә синхрон йөзүче кызлар "Акчарлак" бассейнында шөгыльләнә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев