Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чокыр-чакыр ямау чоры

Яз - табигатьнең матурлыгын, ә юлларның кимчелеген күрсәтә.

Ноябрьдә кар каплаганда тигез генә шикелле булып күренгән юллар хәзер ак "юрганын салгач", урыны-урыны белән барлыкка килгән чокыр-чакырларга, ярыкларга аптырый торган. Әйтик, Сабаның Мәктәп урамы, аеруча полиция бинасы тирәсе автомобильдә йөрү теләген юкка чыгарырлык. Җәяүлеләргә дә кыен, чөнки машинаның көпчәге чокырга төшкәндә 2-3 метрга кадәр ераклыкка чәчрәгән пычракка коенмаска тырышырга кирәк. Шуңа күрә җәяүлеләр тизлек режимын сакламыйча килгән автомобильне күрсә, йөртүченә алдан бармак яный яисә йодрык күрсәтә. Ни кызганыч, кайберәүләр руль артына утыргач, эшкә җәяү йөрүчеләрне ихтирам итәргә кирәклеген онытып җибәрәләр. Мәктәп урамы юлының начар икәнлеген җитәкчеләр дә яхшы белә. Район башлыгы Рәис Миңнеханов әлеге урамны яңадан асфальтлау мәсьәләсен ничек тә хәл итү турында кайгыртачагын быел Саба шәһәр бистәсе гражданнар җыенында ук әйткән иде. Шөкер, җитәкчеләребез сүзендә тора белә. Филиалның техник-план бүлегеннән аңлатуларына караганда, Мәктәп урамын асфальтлау 8 миллион сумлык эш күләме белән агымдагы ел планына кергән. Моннан тыш район үзәгендә чокыр-чакырларны бетерү өчен дә 800 мең сум акча бүленүенә исәп тоталар. "Татавтодор"га документлар әзерләп җибәрелгән. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев