Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Көн темасы

Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм оештырылды

Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз!

  Югары Утар  балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм оештырылды.  Ел саен җәйнең беренче көнендә күп илләрдә Халыкара балалар көне билгеләп үтелә. Балаларны яклау көне - балаларның үзләре өчен күңелле бәйрәм генә түгел, аларның барысы да бәхетле, сәламәт булып үссен, укысын, яраткан эшләре белән шөгыльләнсен өчен төрле балаларның хокукларын якларга кирәклеген искә төшерү көне. Тәрбияләнүчеләрне  балалар йорты директоры М.М. Хузин һәм инвалидлар җәмгыяте вәкилләре котладылар. Аннары балалар әти-әниләре белән җырладылар, уйнадылар, биеделәр һәм күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында балалар өчен чәй мәҗлесе оештырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев