Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КИЛӘСЕ ЕЛНЫ КАЙГЫРТЫП

Авыл хуҗалыгында барлык төр техника иртә яздан кара көзгә кадәр эшли-эшли дә, кыш буе ремонтланып, алдагы елга әзерләнә. Хәзер машина-техника паркларында, остаханәләрдә шундый эшләр вакыты.

Бу көннәрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында игенчелек һәм механикалаштыру бүлекләре җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы техникасын 2013 елгы кыр эшләренә әзерләү буенча игълан ителгән конкурска әзерлек чаралары тикшерелде.

Төп игътибар урып-җыю комбайннарын, ургычларны, терлек азыгы әзерләү комбайннарын һәм техникасын, чәчү һәм туфрак эшкәртү машиналарын ГОСТ таләбенә китереп кышкы саклауга куюга, машина-трактор паркының төзеклегенә һәм ремонт хезмәте күрсәтү базаларының әзерлегенә юнәлдерелде. Шулай ук документлаштыру эшләре, хезмәтне саклау һәм ремонт чорында кызыксындыру чаралары булдыру да аерым баллар белән бәяләнде.

Конкурс нәтиҗәләреннән күренгәнчә, район хуҗалыкларының күпчелегендә техникага уңай караш күзәтелде. Авыл хуҗалыгы тагылма машиналарының парк­ларда тәгәрмәчләре җирдән күтәртелеп агартылганнар. Алынма узеллары салдырылган, складларга урнаштырылган. Урып-җыюда катнашкан барлык төр комбайннарны ГОСТ таләбенә китерү өчен дә зур тырышлык куелган. Мәсәлән, "Алтын Саба-М" җәмгыятенең Шекше бригадасында аерым узеллары кышкы салкынга каршы саклык чаралары күрү максатыннан төрелеп куелган.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Автор фотосы.

Фотода район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгечләре, комиссия әгъзалары Васыйл Кәбиров һәм Раиф Харисовны "Алтын Саба -М" җәмгыятенең Шекше бригадасы паркында хуҗалыкның баш инженеры Фәнис Ханнанов, механик Рамил Мирзагалләмов, парк мөдире Айнур Әмиров белән күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев