Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкән компьютерчылар олимпиадасы

Өлкәннәрне компьютерга өйрәтү чаралары олимпиада масштабын алды.

Саба гимназиясе базасында пенсионерлар, лаеклы ялга чыгу яшендәгеләр арасында үткәрелгән республика IT-Олимпиадасының муниципаль этабы моның ачык мисалы булды. Бәйгедә гомумбелем бирү мәктәпләрендә компьютер грамотасына өйрәнгән 21 дәгъвачы олимпиаданың практик биремнәрен үтәделәр. Аның нәтиҗәләре буенча 1нче урын Сабадан Илдус Бикиевка бирелде. Икенче урынны Шәмәрдәннән Вера Хәлиуллина, өченче урынны Иске Икшермәдән Антонида Яковлева алды. Призерларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Д.Габдерахманов бүләкләде. И.Бикиев һәм В.Хәлиуллина 17 апрельдә IT-Олимпиаданың республика этабына район данын якларга Казанга барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев