Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба муниципаль районы Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның район халкына Яңа ел котлавы

Хөрмәтле сабалылар, районыбыз кунаклары! Үзенең олы мәшәкатьләре, игелекле эшләре, онытылмас җиңүләре белән тагын бер ел тарихка кереп бара. Аның санаулы гына калган соңгы мизгелләрендә без, һәрвакыттагыча, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән бергәләп бәйрәм табынына җыелабыз. 2011 елда башкарылган яхшы эшләрне канәгатьләнеп искә алабыз, сөенечләр һәм үкенечләр, табышлар һәм югалтулар турында уйланабыз.

Районыбызда быел да иҗади хезмәт дәвам итте. Ниятләгән гамәлләребез нигездә тормышка ашты. 2011 ел тарих сәхифәләренә Россия күләмендә - Урман елы, Татарстанда Тукай елы буларак, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына булган сайлаулары, гомумән, зур омтылышлар, күп кенә максатчан программаларның тормышка ашырылуы белән кереп калыр. Татарстан халыклары белән бер омтылышта, уртак мәнфәгатьләр һәм уй-фикерләр белән яшәп, сабалылар фидакарь хезмәтләре белән ил икътисадын ныгыту, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга зур өлеш керттеләр. Районыбыз сәнәгатендә товарлар узган елга караганда шактый артык җитештерелде, яңа торак йортлар, социаль биналар, юллар төзелде, халыкка яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтүнең күләме үсте, төрле программалар кысаларында торак йортлар күп төзелде, ел дәвамында хөрмәтле ветераннарыбызга, аларның тол хатыннарына үзләре теләгән җирдән уңайлы торак алып бирү буенча эш дәвам итте. Халыкның үз тырышлыгы белән салынган йортлар авылларыбызның социаль йөзен уңайга үзгәртте.

Табигатьнең былтыргы корылык китергән кырыс сынауларын үткәреп, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермер хуҗалыкларында игенчелек һәм терлекчелек продукцияләрен җитештерү буенча нәтиҗәле хезмәт дәвам итә. 2011 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенең яңа тармакларына нигез салынды, ат үрчетүне үстерү программасы гамәлгә керде, гаилә фермалары барлыкка килде, грантлардан файдаланып, эшмәкәрлек эшчәнлеген җәелдерүчеләр матур үрнәк күрсәттеләр. Үз көчләренә ышанган, шөгыльләрен тапкан кешеләргә уңышлар телим, киләчәктә табышлар артсын, эшләре көйле барсын.

Сәнәгать предприятиеләрендә шулай ук байтак кына уңай үзгәрешләр барды, яңа компанияләр барлыкка килде, өстәмә эш урыннары булдырылды. Урман елында Лесхоз бистәсендә эшли башлаган һәм елына 12 миллион кәлшә бирәчәк орлыкчылык-селекция үзәге Россия күләм әһәмиятле төзелеш буларак 2011 ел сәхифәләренә кереп калачак. Районыбызда "Авыл юллары" программасын хәл итү юнәлешендә дә зур эшләр башкарылды, шушы мәсьәләгә багышланган Бөтенроссия конференциясендә катнашучылар юллар төзелешенә югары бәя бирде. Әлеге районыбызда асфальт юлга тоташмаган унга якын авыл бар, 2012 ел бу мәсьәләне тулысынча хәл итү елы булыр дип өметләнәбез.

Районда социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә халык мәнәфгатьләрен күздә тоткан максатчан чаралар күрелде. Сабада "Бәләкәч" программасы нигезендә балалар бакчасы төзелү күпләгән гаиләләргә шатлык китерде. Шәмәрдәндә балалар бакчасы бассейнлы булды, күп кенә авылларда аларга ремонт ясалды. Мәктәпләрдә дә үзгәрешләр күп булды һәм яңача белем бирү өчен заманча җиһазлар, технологияләр көннән-көн күбрәк кулланылыш ала барды, балаларны йөртер өчен бирелгән автобуслар саны артты, кадет мәктәбе ачылу да зур вакыйга булды. Агымдагы елда мәдәният өлкәсендә дә уңышларыбыз бар, матур гына концертлар узды, халыкның мәдәни ялын оештыруга игътибар артты, китапханәләребездә эчтәлекле чаралар үтте. Тукай елы уңаеннан үткәрелгән урам бәйрәмнәре күпләгән тамашачыны үзенә җыйды. Оешма-предприятиеләрнең, хуҗалыкларның иҗат концертлары күпләгән үзешчәннәрне сәхнәгә тартты, халык талантларын ачыкларга, үстерергә мөмкинлек бирде. Мәдәният өлкәсендә ирешелгән уңышлар киләчәктә алып барылачак колачлырак күләмдәге эшләр өчен таяну ноктасы, аның башлангычы гына. Саба ягы элек-электән талантлары белән билгеле. Халык милли инструментларын сәхнәләргә күбрәк чыгарасы, милли мәдәниятне тагын да үстерәсе, гармунчылар бәйгеләр кебек чараларны традициягә кертәсе иде.

Узып баручы елда сәламәтлек саклау өлкәсендә дә байтак үзгәрешләр булды. Хастаханәләрне яңарту, авырулар өчен шартларны яхшырту эше алып барылды. "Уңайлы мохит" максатчан программасын тормышка ашыру да медицина учреждениеләреннән башланды. Быел башланган матур эшләр киләсе елга да күчә, әйтик, Шәмәрдәндә күз хирургиясе бүлеге ачылу авыруларны күп мәшәкатьләрдән коткарачак. Иң мөһиме, сәламәтлегең турында кайгыртып, вакытында табибларга күреник, дәваланыйк, сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк. Бу уңайдан 2011 ел шулай ук спортта ирешелгән уңышларыбыз белән дә истә кала. Чаңгычыларыбыз - дөнья, теннисчыларыбыз - Европа, боксчыларыбыз - ил күләмендә танылды. Республика спартакиадаларында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Тагын да шатландырганы: халык спорт чараларына күбрәк тартылды, физик әзерлек нормативларын үтәүчеләр артты, инвалид спортчыларыбыз бәйгеләрдә призлы урыннарда булды. Быел Сабада төзелгән ясалма чирәм түшәүле футбол мәйданчыгында массакүләм бәйгеләр үтте. Дөрес, әле укучыларга физик тәрбия бирү юнәлешендә әле күп эшләргә, спорт залларына йөрүчеләрне арттырырга кирәк.

Инде менә Яңа ел ишегебезне кага. 2012 елда республика, ил белән бергә, сәяси үсешнең бик әһәмиятле чорына аяк басабыз. Россия президентын сайлау кампаниясе башланачак. Районыбыз әлеге сайлауларны лаеклы узар дип ышанам. Яңа ел якынлашкан сәгатьләрдә районыбыз хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре, кылган игелекле гамәлләре өчен мең-мең рәхмәт җиткерәсем килә. Һәркайсыбыз бу көннәрдә өмет хыялларның тормышка ашуын телим. Сезне ихлас күңелдән шәхсән үземнең һәм Саба муниципаль Советы, башкарма комитеты исеменнән Яңа 2012 ел белән тәбрик итәм. Яңа елда райондашларыбызга бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Рухыбыз нык, өстәлләребез мул, көннәребез имин булсын! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев